21 июня в Центре занятости населения Балтасинского района состоялась мини-ярмарка вакансий. В ходе ярмарки специалисты провели консультацию по вопросам труда и занятости безработных и незанятых граждан, ознакомили ситуацией на рынке труда. Посетили ярмарку 32 безработных и незанятых граждан. Участвовали 4 предприятия и организации, имеющих вакансии: ООО «Янкты юл», СХПК «Кызыл юл», ПО «Хлеб», СППК «Балтач Агро Продукт». Эти организации представили 19 вакансий: агроном, экономист, ветврач, зоотехник, разнорабочий, заведующий цехом, тракторист, повар, водитель.
21 июнь көнне Балтач районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Ярминкә барышында үзәк белгечләре эшсез һәм мәшгуль булмаган гражданнарның хезмәт һәм мәшгульлеге мәсьәләләре буенча консультация үткәрделәр, хезмәт базарындагы вәзгыять белән таныштырдылар. Ярминкәдә 32 эшсез һәм эш белән тәэмин ителмәгән граждан катнашты. Әлеге чарада эш урыннары булган 4 предприятие һәм оешма катнашты: ҖЧҖ «Янкты юл», СХПК «Кызыл юл», ПО «Хлеб», СППК «Балтач Агро Продукт». Бу оешмалар 19 вакансия тәкъдим итте: агроном, икътисадчы, ветеринария табибы, зоотехник, төрле эшче, цех мөдире, тракторчы, пешекче, машина йөртүче.