«Минем Бердәм Россия белән карьерам» проекты бөтен ил буенча эшли башлады.Элегерәк ул биш төбәктә генә эшләде.
Хәзер Россиянең барлык почмакларында яшәүчеләр җәмәгать ярдәме штабына яки эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен партияләрнең иҗтимагый кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать итә алалар. Карьера проекты кешегә үз-үзен тормышка ашырырга, эшнең уңышлырак вариантын табарга булышырга тиеш. Аның буенча төбәкләрдә партия депутатлар, предприятие җитәкчеләре, бизнесменнар белән тематик очрашулар оештырачак.